Нәүрүз бәйрәме

Март ае-яз башы,бик матур ай. Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән. Нәүрүз — халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме.
Арслан авыл мәдәният йорты һәм  Арслан авыл китапханәсе  белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә яз турында табышмаклар әйтелде, уеннар бигрәк тә күңелле үтте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә   көч тә сынашып алды. Нәүрүзбикә үзен бер дә сынатмады, җиңүче булды.